Балтач районы Карадуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре "Игенче" хуҗалыгының игенчеләрен концерт программасы белән сөендерде.

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

13 август көнне Карадуган авыл җирлегенең авыл клублары хезмәткәрләре "Игенче" кырларында ял концерты белән чыгыш ясады.

Игенчеләр төшке ялга туктаган арада алар хөрмәтенә егет-кызлар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ел саен үткәрелүче мондый чаралар комбайнчы, механизатор егетләребезгә уттай урак өстендә алга таба тагын да дәртләнеп эшләргә көч-куәт өсти. Игенчеләр үз чиратларында, ял концерты тәкъдим иткән авылдашларына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International