"Форпост" үзәге авиация клубына экскурсия оештырды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

 "Форпост"  җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге директоры Ф.Гыйлемҗанов  Балтач, Норма, Кече Лызи мәктәбендә укучы һәм әлеге оешма составында булган укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен  авиация клубына экскурсия оештырды.

Патриотик тәрбия бирү, "форпост" үзәгенә йөрүче  укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатларыннан оештырылган әле чарада барлыгы 45 кеше катнашты. Әлеге чарада катнашучылар арасында авиация клубы хезмәткәрләренә сораулар бирүчеләр дә булды. клубның директоры  Калинин В.В. һәм очучы  Ханафиев В.А. үз чыгышларында әлеге чарада катнашучыларга кызыклы мәгълүмат бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International