“Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакырабыз

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

 “Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакырабыз . Хөрмәтле өлкәннәребез! 

Сезне 2018 елның 6 - 28 август көннәрендә үтә торган “Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” дип исемләнгән район конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурсның шарты буенча өй яны бакчаларында үзгә бер дизайн белән утыртылган, чәчәклекләргә, үзенчәлекле клумбаларга һәм шулай ук йорт яны территорияләренең төзеклегенә матурлыгына бәя биреләчәк. 

Конкурска йомгак 2018 елның 30 августында ясала. 

Белешмәләр өчен телефон: 2 - 43-78 - район социаль яклау бүлеге "Наз" үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International