"Наз" үзәге өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, аларны тәмле чәйләр белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» традицион республика ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә, бал, җиләк-җимеш,кул эшләнмәләре белән катнаштылар.
Озын гомерле Нина Зарипованы (99 яшь) һәм Петр Карабаевны ( 97 яшь) Өлкәннәр декадасы белән котладылар.
2022 елның 6 октябрь көнне Балтач бистәсендә “Өлкәннәр көне” һәр елдагыча истә калырлык, бик җылы,күңелләргә яктылык, тынычлык өсти торган, һәрбер килгән өлкән яшьтәге кеше зур хөрмәт-игътибар тоярлык итеп үтте. Бу шулай булырга тиеш тә. Бәйрәмнең үткәрү вакыты да юкка гына алтын көзләргә тиңләп сайланмаган дыр: олыгаю – ул кеше гомеренең алтынга тиң бер чоры.
“Гадәти булмаган бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт” белдерде 90 яшьлек укытучы, тыл ветераны Клара Рамазанова. Волонтер Кәрим Юсыпов әнисенең беренче укытучысы белән танышуына бик шатланды
Бүгенге көндә мобилизация мәсьәләсе буенча район территориясендә эзлекле эшчәнлек алып барыла. Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде.
Бүген "Балтач" универсаль спортзалында "Өлкәннәр"декадасы кысаларында районыбызның спортка гашыйк актив өлкән буын вәкилләренең "Өченче буын" спартакиадасы үткәрелде.
Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде.
Октябрь аеның беренче ункөнлеге - Өлкәннәр декадасы. Шул уңайдан 7 октябрь көнне “Балтач” спорт комплексында пенсия яшендәге өлкәннәрнең ХII район спартакиадасы булып узды.
Планетадагы тереклек ияләренең иң акыллысы буларак, кеше башка тереклек ияләре алдында җаваплы. Ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хайваннарны саклау көне безгә моны искә төшереп тора.