Бүген "Балтач" универсаль спортзалында "Өлкәннәр"декадасы кысаларында районыбызның спортка гашыйк актив өлкән буын вәкилләренең "Өченче буын" спартакиадасы үткәрелде. Спартакиада авыл җирлеге командалары катнашында узды. Катнашучы командалар шахмат, дартс, боҗрага кертү, өстәл теннисы, мылтыктан ату ярышларында үз көчләрен сынадылар. Өлкәннәребез лаеклы ял яшендә дә сер бирми, тормышны яратып, сәламәтлекләрен кайгыртып яши беләләр. "Хәрәкәттә - бәрәкәт!" шигарен алга куеп яшәүче өлкән буын вәкилләренең җитезлеге һәм активлыгы һәркемгә үрнәк булырлык!