Балтач районында өлешчә мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус штаб булдырылган

2022 елның 7 октябре, җомга

Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде. Волонтерларыбыз көче белән җыйналган беренче ярдәмнәр өлешчә мобилизацияләнгән егетләргә илтеп тапшырылды инде. Кичә Белгород өлкәсендәге хәрби госпитальгә дә 109 кг  азык-төлек җибәрелде.


Районыбыз территориясендә волонтерлык эшчәнлеге туктап тормый, җирле халыктан көндәлек килеп торучы ярдәм изге максатларда кулланыла. Өлешчә мобилизацияләнүчеләргә кирәкле әйберләр тупланмасы даими тулыландырылып тора.
Азык-төлек, көнкүреш, шәхси-гигиена кирәк яраклары белән ярдәм итәргә теләүчеләр "Балтач" универсаль спорт залында урнашкан базага яисә 89586264800 номеры буенча Рамил Аглиуллинга мөрәҗәгать итә аласыз.


Акчалата ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз Айдар Айрат улы Хисматуллин исеменә, 89172647804 номерына ялганган Сбербанк картасына акча күчерә алалар. 
Волонтерларның изге гамәлләренә һәрберебез кушылсак иде. Илебезне сакларга киткән егетләребезгә исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын. Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International