Октябрь аеның беренче ункөнлеге - Өлкәннәр декадасы. Шул уңайдан 7 октябрь көнне “Балтач” спорт комплексында пенсия яшендәге өлкәннәрнең ХII район спартакиадасы булып узды. Бу спартакиада да Пыжмара авыл җирлеге командасы да катнашып уңышлы чыгыш ясады. Ярышлардан соң бу өлкәннәребез чәй табыны артында Пыжмара мәдәният йорты һәм Сәрдек авыл клубы коллективлары көче белән әзерләнгән концерт карадылар.