Өлешчә мобилизация кайнар линиясе

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүгенге көндә мобилизация мәсьәләсе буенча район территориясендә эзлекле эшчәнлек алып барыла. Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде. Волонтерларыбыз көче белән җыйналган беренче ярдәмнәр өлешчә мобилизацияләнгән егетләргә илтеп тапшырылды инде. Кичә Белгород өлкәсендәге хәрби госпитальгә 109 кг азык-төлек җибәрелде. Әлеге мөһим эшкә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт!Бу юнәлештә район оешма-предприятиеләренең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм җирле халыкның теләктәшлеген тою аеруча өстенлекле. 
Өлешчә мобилизация буенча район халкыннан да мөрәҗәгатьләр көндәлек кереп тора. Һәрбер мәсьәләне өйрәнеп, ике арада аңлашу табуны уңай хәл итеп бару максатыннан, өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулар буенча, 8(84368) 2-45-96 кайнар линиясен эшләтеп җибәрәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International