Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Изге йөрәк”  дигән чара узган.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

 "Наз”  үзәгендә “Изге йөрәк” дип исемләнгән өлкән буын, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрнең балалары, “Волонтер” оешмасы активистлары белән бик куңелле,җылы очрашу узган. Уеннар,мавыктыргыч ярышлар белән аралашып барган очрашу катнашучылар күңеленә дә хуш килгән. Өлкәннәргә буләкләр, балалар көче белән әзерләнгән тәмле букетлар тапшырылган.  "Наз" кунаклары гадәти булмаган бәйрәм оештырып яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белән саубуллашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International