Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» традицион республика ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә, бал, җиләк-җимеш,кул эшләнмәләре белән катнаштылар.
Башкала сатып алучылары ярминкәне көтеп алалар. Азык -төлек мулдан, табигый һәм сыйфатлы булу белән беррәтттән чагыштырмача арзан да.
Яхшы кәеф бүләк итеп, ярминкәгә ныклы әзерлек белән килгән мәгәриф хезмәткәрләренә Казанлылар бик рәхмәтле.