Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 ноябрендә төнлә һәм көндез көтелә:
- кинәт салкынаю: төнлә һәм иртән -11..-16˚, аязган вакытта -22˚ ка кадәр; көндез -8..-13˚;
- юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән хосусый микрофинанс оешмаларына (МФО) хәзер физик затлар белән торак урыны, гомуми мөлкәткә хокук өлеше, шулай ук өлешченең торак төзүдә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залог итеп куллану займы шартнамәләре төзү тыела.
2019 елның 15 ноябрендә Шубан авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Толерантлык - бергә яшәү сәнгате» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату һәм толерантлык сыйфатларын формалаштыруга өндәү. Әңгәмә башында балаларның «толерантлык» төшенчәсен аңламаулары ачыкланды. Шуңа күрә алар күп сораулар бирделәр. Бу чарада балалар табышмакларга җавап эзләделәр, шулай ук кешеләрнең яхшы һәм начар сыйфатларын әйттеләр. Барлыгы 20 катнашучы булды.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә көн дәвамында һәм 19 ноябрь кичендә Казанда һәм Татарстан Республикасында урыны белән көчле бозлавык көтелә.
2019 елның 17 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортының "Тамчы" бию төркеме (җитәкчесе Гөлнара Сабирова) Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә узган "Нократ йолдызчыклары" фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, зур уңышлар яулады. Бию төркеме II дәрәҗә лауреат булып танылды.
Коллективның солисты Камилә Сафиуллина аерым бию башкарып шулай ук II дәрәҗә лауреат исемен алды.
2019 елның 16 ноябрендә Урта Көшкәт авыл клубы коллективы Кукмара районының Лельвиж авыл мәдәният йортында узган удмурт яшьләре арасында үткәрелгән "Егит куараос" ("Яшь тавышлар") районара фестиваль-конкурсында катнашты. 14-20 яшьлекләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Михайлова Дина I дәрәҗә диплом, Анисимова Алена III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар арасында "Вокал - кече ансамбльләр" номинациясендә "Шулдыр жыт" удмурт халык фольклор ансамбле II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук барлык катнашучылар да әлеге фестивальне оештыручылардан акчалата бүләкләр алдылар.
2019 елның 16 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары Йошкар-Ола шәһәрендә узган "Энҗе бөртекләре эзләп" дип исемләнгән төбәкара фестиваль-конкурста бик уңышлы чыгыш ясап кайтты.
2019 елның 17 ноябрендә Чапшар авыл клубы коллективы Малмыж шәһәрендә узган "Нократ йолдызчыклары" III төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты. Алинә Галиева "Беренче мәхәббәт" җырын башкарды, Илзир Ризванов саксофонда "Мин сине шундый сагындым" татар халык җырын башкарды. Нәзилә Гаязованың "Гөлләр үсә" биюен тамашачылар алкышларга күмде. Ул икенче турга узды, I дәрәҗә лауреат дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.
Балтач муниципаль районының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә КОРРУПЦИЯ ТУРЫНДА ХАЛЫК ФИКЕРЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА СОРАШТЫРУ дигән өлешендә җирле үзидарә органнарында коррупциячел факторларны һәм коррупциягә каршы чараларны, шулай ук оешмаларда коррупциянең торышы турында халык фикерләрен ачыклау максатыннан тармак буенча тикшерү (анкеталау) үткәрелә.
Хөрмәтле район гражданнары, сезне 2019 елның 1 декабренә кадәр әлеге анкетада катнашуыгызны сорыйбыз.
Балтач муниципаль районында
коррупциягә каршы тору буенча Координация комиссиясе
Начар метеорологик күренешләр: 18 ноябрь кичендә һәм 19 ноябрьдә төнлә томан, 19 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/с ка кадәр һәм буран. Юлларда урыны белән бозлавык.