ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14-16 ноябрь көннәрендә Саба районында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында егетләр арасында мини-футбол буенча ярыш узды. Барлыгы 16 команда катнашты.

1 урын - Балык Бистәсе командасы

2 урын - Саба командасы

3 урын - Мамадыш командасы

4 урын - Балтач командасы

2019 елның 16 ноябрь көнне Чепья урта мәктәбендә җаваплылыгы чикләнгән “Труд” оешмасы призына 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш ярышы булып узды. Барлыгы 14 команда, 86 көрәшче катнашты. Катнашкан командалар: Чепья, Смәел, Янгул, Борбаш, Салавыч, Норма, Балтач, Карадуган, Кече Лызи, Арбор, Нөнәгәр, Пыжмара, Иске Йөрек мәктәпләре, Балтач гимназиясе.

Җиңүче командалар:

1 урын- Чепья мәктәбе

2 урын –Борбаш мәктәбе

3 урын – Арбор мәктәбе

2019 елның 15 ноябрендә Яңгул табиблык амбулаториясендә «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне гамәлгә ашыру кысаларында  дәрес узды. Анда 15 кеше катнашты.

Яңгул табиблык амбулаториясенең участок табиб-терапевты Рамилә Миннемуллина теманы киң ачты һәм өйрәнүчеләргә  авыруларны ничек дөрес итеп карарга өйрәтте, шәхси гигиена һәм башка нәтиҗәләр белән таныштырды.

Дүртенче кварталда 4 дәрес үткәрү планлаштырыла.

2019 елның 14-17 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә армрестлинг ярышы буенча 2001-2003, 2004-2006 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионат булып узды. Бу ярышта Теләче, Нижнекамск, Чистай, Мөслим, Әлмәт, Чаллы,Баулы, Зәй, Арча, Кукмара, Әгерҗе, Казаннан килгән командалар да катнашты. Балтач районы командасы 2 нче урында.

 

2019 елның 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә 12-17 яшьлек егет-кызларыбыз арасында Киокусин каратэ ярышы беренчелеге узды. Балтач районыннан да егет-кызларыбыз катнашып, җиңүләр яулап кайттылар.

17 ноябрь көнне Түбән Кенә авыл клубы коллективы Малмыжда узган "Нократ йолдызчыклары" төбәкара конкурсында катнашты. Конкурста "Аджейская полька" биюе белән Сибгатуллина Мәликә, "Урманнарда йөрдем" җыры белән Хәйбулова Гүзәл катнаштылар. Айгөл Хәйретдинова Ш. Галиевның "Бүген минем туган көнем" шигырен укыды. Уңышлы чыгыш ясап, Сибгатуллина Мәликә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Хайбулова Гүзәл һәм Хәйретдинова Айгөл дипломнар белән бүләкләнделәр.

2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Улем белән кайда сәүдә итәләр - хәбәр ит» Гомумроссия акциясенең 2 нче этабы кысаларында «Наркомания – упкынга бер адым» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәне «Батыр» яшьләр үзәге физик культура буенча инструкторы Мөхәрләмов Илгизәр Илнур улы үзәккә килүчеләр өчен үткәрде. Ул яшүсмерләр арасында наркомания таралу фактлары белән таныштырды, наркотикларга бәйлелек һәм аның нәтиҗәләре турында күзаллау бирде. Басымга каршы тору күнекмәләрен үстерү, балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде.

Чара өчен «Батыр» яшьләр үзәге физик культура буенча инструкторы Мөхәрләмов И. И. җаваплы.

16 ноябрь көнне Субаш мәдәният йорты коллективы Йошкар-Ола шәһәрендә узган “Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара конкурсында катнашты. Николаев Артем «Вокал» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Фәезов Хәлил "Халык уен коралларында уйнау" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Николаев Артем, Гилманова Илүзә "Фольклор парлы бию" номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

17 ноябрь көнне Ор авыл клубыннан "ООPS", "Зөбәрҗәт" бию төркемнәре һәм Алия Шәфигуллина III төбәкара "Нократ йолдызчыклары" фестивалендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Бию төркемнәре "Шәлъяулыгым" һәм "Гөрли базар" биюләрен башкарып, "Бию ансамбльләре" номинациясендә 2 нче урынны алдылар, грамота һәм сертификат белән буләкләнделәр. Алия Шәфигуллина "Вокал-соло" номинациясендә катнашты һәм грамота белән буләкләнде.

Хәзерге җәмгыятьтә яшүсмерләр наркоманиясе темасы киң таралган. 15 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында наркотикларга каршы "Наркотикларсыз дөнья" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әңгәмә-диалог ахырында яшьләр сәламәт яшәү рәвеше, бер-берең белән аралашу һәм иҗаттан ләззәт алып, кызыклы итеп наркотиклар булмаган дөньяда яшәргә кирәк дигән фикергә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International