17 ноябрь көнне Ор авыл клубыннан "ООPS", "Зөбәрҗәт" бию төркемнәре һәм Алия Шәфигуллина III төбәкара "Нократ йолдызчыклары" фестивалендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Бию төркемнәре "Шәлъяулыгым" һәм "Гөрли базар" биюләрен башкарып, "Бию ансамбльләре" номинациясендә 2 нче урынны алдылар, грамота һәм сертификат белән буләкләнделәр. Алия Шәфигуллина "Вокал-соло" номинациясендә катнашты һәм грамота белән буләкләнде.