Хәзерге җәмгыятьтә яшүсмерләр наркоманиясе темасы киң таралган. 15 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында наркотикларга каршы "Наркотикларсыз дөнья" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әңгәмә-диалог ахырында яшьләр сәламәт яшәү рәвеше, бер-берең белән аралашу һәм иҗаттан ләззәт алып, кызыклы итеп наркотиклар булмаган дөньяда яшәргә кирәк дигән фикергә килделәр.