Республикада көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде, чәчүлекләрнең 80%ы яхшы халәттә. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы эшләрнең барышы турында сөйләгәндә хәбәр итте.
Йошкар-Ола шәһәрендә үткән «Энҗе бөртекләре эзләп» дип исемләнгән межрегиональ фестивальдә Норма мәдәният йортыннан Рәлиф Галиев «Музыка коралларында уйнау» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломы, Айдар Фәйзрахманов, Кәримова Зөһрә, Закирова Гөлшат «Вокал-соло» номинациясендә катнашып 3 дәрәҗә лауреат дипломы алдылар.
Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
15 нче ноябрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында мәктәп укучылары катнашында "Сәламәтлек аланы" дип исемләнгән уен формасында сәламәтлеккә багышланган чара үтте. Төрле хәрәкәтле спорт уеннары уйнатылды. Алар үзләренең физик яктан җитез, көчле булуларын күрсәттеләр. Бу чарада барлыгы 9 бала катнашты.
17 ноябрь көнне Кили мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан балалар белән "Заман афәтләреннән ерак бул" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Биредә балаларга алкоголь, наркотикларның яшь организмга начар тәэсире турында сөйләнде.
2019 елның 16 ноябрендә «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестивале тәмамланды.
Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүздә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
«Хореография (ансамбльләр)» номинациясендә Балтач районы «Стальной дом ҖЧҖ» хореография коллективы 1 урынны яулады. Райнур Фаезов һәм Рәмис Ганиев «Дан минутасы» номинациясендә 2 нче урынны алдылар, шулай ук суперфиналда егетләр «Милли традицияләрне саклаган өчен» дигән махсус приз белән бүләкләнделәр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, бозлавык, юлларда бозлавык.
2019 елның 16 ноябрендә Балтач районының Комаров Завод авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Исламова Мәүдүдә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 нчы елның 15 нче ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен толерантлык турында лекция үткәрде.
Максат: балаларда мәдәни кыйммәтләр һәм толерантлык тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Укучыларга тирә-юньдәгеләрне ни өчен хөрмәт итәргә кирәклеген аңларга булышу.
2. Проблемаларны тыныч юл белән хәл итә белү ни өчен бик мөһим икәнен аңлату.
3. Үзеңнең уй-фикерләре дөрес итеп җиткерергә өйрәнү һәм кеше фикерен хөрмәт итү.
4. Укучыларның үзләренә, дусларына, сыйныфташларына уңай мөнәсәбәт, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Чара өчен МБУ «Хыял» яшьләр үзәге җитәкчесе - Гарифуллин Г. Т. җаваплы.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 16 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.