2019 елның 16 ноябрендә «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестивале тәмамланды.
Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүздә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
«Хореография (ансамбльләр)» номинациясендә Балтач районы «Стальной дом ҖЧҖ» хореография коллективы 1 урынны яулады. Райнур Фаезов һәм Рәмис Ганиев «Дан минутасы» номинациясендә 2 нче урынны алдылар, шулай ук суперфиналда егетләр «Милли традицияләрне саклаган өчен» дигән махсус приз белән бүләкләнделәр.
Бәйгедә катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да зур үрләр яулавыгызны телибез. Уңыш юлында һәрвакыт бәхет йолдызы балкысын!