Һава торышы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 18 ноябрь кичендә һәм 19 ноябрьдә төнлә томан, 19 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/с ка кадәр һәм буран. Юлларда урыны белән бозлавык.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 18 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 19 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән явым-төшем (юеш кар һәм кар явачак), урыны белән томан. Көндез урыны белән кар, буран. Җил көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь көндез +3..-2˚, көн дәвамында кичкә кадәр -8..-11˚ка кадәр төшә. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International