Шубан авыл мәдәният йортында «Толерантлык - бергә яшәү сәнгате» дигән темага әңгәмә үткәрелде

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 15 ноябрендә Шубан авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Толерантлык - бергә яшәү сәнгате» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату һәм толерантлык сыйфатларын формалаштыруга өндәү. Әңгәмә башында балаларның «толерантлык» төшенчәсен аңламаулары ачыкланды. Шуңа күрә алар күп сораулар бирделәр. Бу чарада балалар табышмакларга җавап эзләделәр, шулай ук кешеләрнең яхшы һәм начар сыйфатларын әйттеләр. Барлыгы 20 катнашучы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International