Татарстан Росреестры микрофинанс оешмаларына торак бина залогы өчен займ шартнамәләре төзүне тыю турында

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән хосусый микрофинанс оешмаларына (МФО) хәзер физик затлар белән торак урыны, гомуми мөлкәткә хокук өлеше, шулай ук өлешченең торак төзүдә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залог итеп куллану займы шартнамәләре төзү тыела.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, әлеге үзгәрешләр микрокредитлар аркасында бердәнбер торагыннан мәхрүм ителгән милекчеләрнең хокукларын яклау, шулай ук күчемсез милек белән алдау гамәлләрен булдырмау өчен кабул ителгән. «Бу законда ихтыяҗ күптән туды, чөнки бу вакыт аралыгында гражданнарга микрокредитларны зур процентлар белән генә түгел, ә торак залогына да бирделәр. Әлеге процедураны намуслы дип атап булмый иде, чөнки еш кына бу торакны тартып алу буенча ябык схемалар иде», - дип билгеләде Людмила Кулагина.  

Шулай ук мөһим яңалык булып, хәзер процент ставкасының Россия Банкы директорлар Советы тарафыннан билгеләнгән максималь күләмнән артып китә алмавы тора.

Игътибар өчен

2019 елның 2 августындагы 271-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» дигән Федераль закон торак залогы өчен займнар бирү кагыйдәләренә һәм процент ставкасын билгеләү өлешенә генә үзгәрешләр кертмәде, шулай ук КФО эшчәнлеген җайга салу һәм функцияләштерү кагыйдәләрендә дә үзгәрешләр булды, КФОНЫҢ үз чаралары күләменә карата таләпләр, КФОНЫҢ баш хисапчысы функцияләрен гамәлгә ашыручы затка карата таләпләр һ. б.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кертелгән төзәтмәләр гамәлгә куючылары (акционер, катнашучы) Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлек булган кече һәм урта эшкуарлыкка кагылмый.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International