2019 елның 17 ноябрендә Чапшар авыл клубы коллективы Малмыж шәһәрендә узган "Нократ йолдызчыклары" III төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты. Алинә Галиева "Беренче мәхәббәт" җырын башкарды, Илзир Ризванов саксофонда "Мин сине шундый сагындым" татар халык җырын башкарды. Нәзилә Гаязованың "Гөлләр үсә" биюен тамашачылар алкышларга күмде. Ул икенче турга узды, I дәрәҗә лауреат дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.