Урта Көшкәт авыл клубы коллективы "Егит куараос" ("Яшь тавышлар") районара фестиваль-конкурсында катнашты

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 16 ноябрендә Урта Көшкәт авыл клубы коллективы Кукмара районының Лельвиж авыл мәдәният йортында узган удмурт яшьләре арасында үткәрелгән "Егит куараос" ("Яшь тавышлар") районара фестиваль-конкурсында катнашты. 14-20 яшьлекләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Михайлова Дина I дәрәҗә диплом, Анисимова Алена III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар арасында "Вокал - кече ансамбльләр" номинациясендә "Шулдыр жыт" удмурт халык фольклор ансамбле II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук барлык катнашучылар да әлеге фестивальне оештыручылардан акчалата бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International