Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне җитә.
Балтачның «Наз» үзәге базасында биш елдан артык «Кайгырту» («Забота») ата-аналар клубы эшләп килә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасы аша чәчү өчен кирәкле орлык сортларын эзләү мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул Россия авыл хуҗалыгы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм районда, тулаем республикада орлыкларның сыйфаты турында тәүлек буе белешмәләр алырга, кирәкле орлыкларны эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән элемтәләр урнаштырырга, шулай ук орлык фондын салуның барышын контрольдә тотарга һәм аны тикшереп торырга ярдәм итә.
2019 елның 16 ноябрендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре арасында ведомствоның 10 еллыгына багышланган IV республика хәйрия иҗат фестивале узды. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Уку-методик үзәгенең концертлар залында аншлаг иде. Фестивальдә булган кунакларның күпсанлы фикерләре буенча, бу фестиваль тарихында иң зур һәм искиткеч чара.
2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү атналыгы узачак.
2019 елның 19 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара уен формасында узды, балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Үткәрелгән викторина кызыклы гына түгел, файдалы да булды, чөнки ул юл йөрү кагыйдәләрен белүне тирәнәйтүгә, балаларның юл йөрү билгеләрен танып белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
2019 елның 13 ноябрендә «Факел» клубы хезмәткәрләре күргәзмә уздырды һәм балаларны «Аулак өй» традицион татар халык йоласы белән таныштырды.
Балалар «Тәңкә салыш», «Чупләм», «Капкалы» һ.б. татар халык уеннарын яратып уйнадылар. Шулай ук татар халкының килеп чыгышы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре буенча күргәзмә оештырылды. Сувенирлар, татар халкының көнкүреш әйберләре, эскәтерләр, чигелгән сөлгеләр - болар барысы да үзенчәлекле төсмер биреп тора иде.
2019 елның 16 ноябрендә Карек-Серма авыл клубы коллективы удмурт яшьләре арасында үткәрелгән "Егит куараос" (Яшь тавышлар) районара фестиваль-конкурсында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә Васильева Диана грамота белән бүләкләнде. "Инструменталь башкару" номинациясендә Иванов Алексей I дәрәҗә диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә Бердәм Консультацияләр көне узачак. Традиция буенча бөтен республика буенча узачак әлеге чара ведомствоның 10 еллыгына багышланган.