2019 елның 16 ноябрендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре арасында ведомствоның 10 еллыгына багышланган IV республика хәйрия иҗат фестивале узды. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Уку-методик үзәгенең концертлар залында аншлаг иде. Фестивальдә булган кунакларның күпсанлы фикерләре буенча, бу фестиваль тарихында иң зур һәм искиткеч чара.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Галимҗан улы Җаббаров та әлеге чараны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады. Идарә хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул коллективны истәлекле дата белән котлады. «Бер көн кебек үткән 10 ел эчендә Татарстан Росреестры коллективы тарафыннан бик зур эш башкарылды, һәм без куелган бурычларны тиешенчә үтәдек. Безнең эшебез иң югары дәрәҗәдә – моны Росреестр җитәкчелеге дә, Татарстан Республикасы да билгеләп үтте. Болар барысы да һөнәри һәм иҗади коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Фестивальне үткәрү традициясе, аның төп бурычы – хәйриячелек һәм коллективның бердәмлеге - һичшиксез дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Азат Галимҗан улы Җәббаров.
Шулай ук фестиваль кысаларында идарәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Фестиваль Татарстан Росреестрының 10 еллыгына махсус язылган җыр премьерасы белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, билетлар сатудан җыелган барлык акчаларга Казан шәһәренең шефлыкка алынган балалар учреждениеләре өчен яңа ел бүләкләре сатып алыначак.