Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Балтач муниципаль районында түбәндәге график буенча гражданнарны кабул итү атнасы узачак:

- 26 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - Балтач районында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы кабул итә

- 27 ноябрьдә белгечләр кабул итә:

8.00-9.30 - Сафина Алсу Сәяф кызы, Пенсия фонды начальнигы урынбасары
9.30-11.00 сәгатьтә - Гайнанов Наил Рәфгать улы, суд приставлары бүлеге начальнигы
11.00-12.30 сәг. – Хәмәтшин Фәрит Салих улы, нотариус
12.30-14.00 сәг – Закиров Айрат Шамил улы, «ТР БТИ " АҖнең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе»
14.00-15.30 сәг. - Нәбиев Рәшит Мәсхүт улы, адвокат.

- 28 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгатович кабул итә.

- 29 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы кабул итә

- 1 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Балтач район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Фатыйхов Ринат Сабит улы кабул итә

Гражданнарны кабул итү шушы адрес буенча узачак: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 52 нче йорт, мәдәният үзәге (район мәдәният йорты).

Кабул итүгә язылу өчен яки барлык кызыксындырган сораулар буенча 2-52-38 яки 89375261636 шалтыратырга, шулай ук электрон адреска язарга мөмкин: baltash@tatarastan.er.ru.

Шулай ук 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр районның авыл җирлекләрендә дә гражданнар кабул ителәчәк. Кабул итүләр үткәрү датасын һәм вакытын үз авыл советларыгызда ачыклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International