ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 ноябрендә Норма авыл җирлегендә Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашында "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җыены узды. Җыенның төп темасы - Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 22 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 23 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м/с тизлектә, төнлә һәм иртән минималь һава температусы -11..-13˚, урыны белән -18˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

2019 елның 19 ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге, Бөрбаш урта мәктәбе белән берлектә, «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе укучылары арасында «Хокукый турнир» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде.

20 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә ведомствоның 10 еллыгына багышланган Бердәм консультация көне узды.

Җитештерү зарурлыгына бәйле рәвештә, ремонт эшләрен үткәрү һәм яңа объектларны ЭҖУ газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен «Балтачгаз» газ белән тәэмин итү системасыннан өзелү турында хәбәр итә.

Шимбә көнне, 23 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар. 

Бүген Казанда  Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясенең    стратегик  сессиясе узды. Корпорациянең  генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат  Хәбипов һәм Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашындагы  түгәрәк  өстәлдә  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  турында  фикер алыштылар.  

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унсигез ел тулу уңаеннан, һөнәри юнәлеш бирү эше максатыннан, Кече Лызи урта мәктәбе укучылары Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитетында булдылар.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 21 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 22 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м/c тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚, урыны белән -17˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

21 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Балтач гимназиясенең 1 И сыйныфы укучылары өчен «Мин һәм минем хокукларым” дигән исем астында викторина  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International