20 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә ведомствоның 10 еллыгына багышланган Бердәм консультация көне узды.
Исегезгә төшерәбез, консультация хезмәтләре Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан гына түгел, Кадастр палатасы, салым хезмәте, Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясенең үзкөйләнешле оешмасы, Казан шәһәренең шәһәр төзелеше рөхсәте идарәсе һәм «Муниципаль торак программалары дирекциясе» вәкилләре тарафыннан да күрсәтелде. Әлеге чара кысаларында барлыгы 400 дән артык татарстанлыга консультация бирелде. Казанда хокукый ярдәм сорап 120дән артык кеше мөрәҗәгать итте, 300 гә якын – республика районнарында, шул ук вакытта иң күп кеше Әлмәт, Әгерҗе, Лениногорск, Тукай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында консультациягә килде.
Татарстанлылар барыннан да ешрак торак һәм бакча йортларын, гаражларны, шулай ук Капиталь төзелеш объектлары өчен җир кишәрлекләре; авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләрен рәсмиләштерү; күчемсез милек объектларына арест салу һәм исәптән төшерү тәртибе; күчемсез милек объектларының кадастр бәясе мәсьәләләре; җир кишәрлегенең төгәл чикләрен билгеләү яки белү; җир кишәрлеген бер категориядән икенчесенә күчерү; сату-алу килешүен рәсмиләштерү; мирас итеп алу һәм күчемсез милек бүләк итү һ. б. сораулар белән кызыксындылар.
Күчемсез милек сатып алу белән бәйле мәсьәләләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Әйтик, Казанда консультациягә күңелсез хәлдә калган гаилә пары мөрәҗәгать иткән: зур суммадагы акчаны сатучыга тапшырганнан соң гына, алар сатып алырга теләгән фатирга арест салынуын белгән. Мондый хәлдә калмас өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Кулагина потенциаль сатып алучыларга килешү ясаганчы ЕГРНнан мәгълүматларны һичшиксез соратып алырга киңәш итә: "Фатир хуҗасы кем икәнен, аңа арест салынмаганмы, әлеге күчемсез милеккә хокук турында суд бәхәсләре бармы яки юкмы икәнен белерсез".
Игътибар өчен:
Бердәм Консультацияләр көне - күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм алу өчен бердәнбер мөмкинлек түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тәүлек буе түләүсез номер буенча ведомство колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин 8 800 -100 -34-34. Моннан тыш, шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, «кайнар телефон линияләре» һәм атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә структур бүлекчәләр башлыклары тарафыннан үткәрелә торган гражданнарны кабул итү көннәре белән беррәттән, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга интернет аша видео кабул итү хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда ки, өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә Интернетка керү мөмкинлеге булган һәр граждан видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакытта аны борчыган сорауларны бирә ала. Видео аша кабул итүгә ничек заявка бирергә кирәклеге турында тулырак мәгълүмат белән Идарәнең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «видео-кабул итүгә язылу» бүлегендә танышырга мөмкин.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10