ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан «Форпост» командасы һәм Балтач районы Норма урта мәктәбендә укучылар арасында «Хокукый турнир» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде. 


24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 21-24 нче ноябрь көннәрендә Спас районында "Авыл уеннары" кысаларында ир-егетләр арасында баскетбол ярышы узды. Барлыгы 16 район командалары катнашты: Әлмәт, Зәй, Питрәч, Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Түбән Кама, Спас, Азнакай, Буа, Әлки, Алексеевск, Саба, Әгерҗе, Арча. Балтач район җыелма командасы 3 урын яулады. 

2019 елның 23 ноябрендә «Балтач» универсаль спорт залында 2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында район беренчелегенә баскетбол ярышы булып узды. Ярышта Балтач, Норма, Урта Көшкәт мәктәбеннән, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбеннән барлыгы 60 спортсмен катнашты.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 22 ноябрендә «Нечкәбил» XV Республика матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы узды. Быелгы юбилей конкурсы Әниләр көненә багышланган иде. Балтач районы Бөрбаш авылыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар гаиләсе "Иң тату гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Лилиянең тормыш иптәше Рөстәм "Иң яхшы әти" исеменә лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз!

2019 елның 21 нче ноябрендә Кукмара шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» Республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Барлыгы 10 район катнашты. Балтач районыннан Фәезовлар гаиләсе  3 урынны яулады.

2019 елның 22 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре медиакиңлектә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белделәр. Хәзерге вакытта балалар Интернеттан актив файдалана, еш кына челтәрдә өлкәннәргә караганда да күбрәк вакыт уздыра. Заманча мәгълүмати технологияләрне куллану, һичшиксез, файдалы, әмма балалар өчен һәрвакытта да куркынычсыз түгел.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 23 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 24 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м/с тизлектә. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -10..-14°, аязган вакытта -17°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -6..-9°. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Хөрмәтле Хатын-кызлар, Әниләр!

Сезне чын күңелдән иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик мөһим. Без иң кадерле кешеләребез - Әниләргә бурычлы. Әниләрнең җылы кулларын һәм назлы күз карашларын балачакта гына түгел, хәзер дә тоеп яшәүчеләр чиксез бәхетле. Аларның кайгыртуын һәм игътибарын гомер буе йөрәгебез белән сизеп яшибез. Авыр вакытларда ярдәм сорап нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәбез, аларга сыенабыз.

Бу бәйрәм көнендә без Әниләребезгә олы мәхәббәтләре, безне аңлаулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.

Хөрмәтле Әниләребез! Сез – безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Йөзләрегездән елмаю китмәсен! Чын күңелдән барлык аналарга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен куреп озак еллар яшәвегезне телим!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 22 ноябрендә Халыкара Әниләр көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә «Кадерле әниләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә районның 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.

Агымдагы елның 21 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International