“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Агымдагы елның 21 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.

Әлеге чарага тормыш тәҗрибәсе туплаган, балаларына ныклы әхлак тәрбиясе бирә алган, күп балалы,хөрмәткә лаек гаиләләрнең әбиләре, әниләре кунак итеп чакырылган иде.

Чара- тәрбиягә багышланган матур мәкальдән башланып китте. Килгән кунаклар тернәкләнүчеләр белән берлектә ана назы, тәрбиясе, баланың тормыштагы урыны һ.б. күп фикерләр белән уртаклаштылар.Шулай ук бәйрәмдә тернәкләнүчеләр белән күп балалы әниләр арасында “Минем  әнием” дип исемләнгән викторина да булып узды. Бәйрәм Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында оештырылган концерт номерлары беләнйомгакланды.

Тернәкләнүчеләр шушы олы йөрәкле аналарның чыгышына сокланып, чарадан  алган хис- кичерешләре белән уртаклаштылар.Әлеге очрашулар тернәкләнүчеләрнең  күнелләрендә якты истәлекләр калдыра, тернәкләнүгә уңай нәтиҗә бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International