«Хокукый турнир» интеллектуаль викторинасы

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 22 ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан «Форпост» командасы һәм Балтач районы Норма урта мәктәбендә укучылар арасында «Хокукый турнир» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде. 

Бу чарада Балтач муниципаль районы башлыгының коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова, Норма урта мәктәбе директоры урынбасары Г. С. Шалаева, педагогик состав, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, 6 катнашучыдан торган 3 команда (Форпост, Норма депутатлары, Гадел хөкемдарлар) һәм 36 кешедән торган ярдәм төркеме катнашты. Викторинаны тарих укытучылары Р. Р. Гыйбадуллин һәм А. И. Габдулбарова алып бардылар.

Командаларда җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, шулай ук актив катнашкан өчен бер укучы билгеләнде. 

Чараның максаты: укучылар тарафыннан коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә ярдәм итүче факторлар, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру кебек күренешләрнең теоретик дәрәҗәсен тирәнәйтү.

Актив катнашкан укучы:

- Баһаветдинова Негина, 9 А сыйныфы

Командалар:

1 урын - Норма депутатлары;

2 урын - Форпост;

3 урын - Гадел хөкемдарлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International