Балтач муниципаль район башлыгының Әниләр көне белән котлавы

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Хатын-кызлар, Әниләр!

Сезне чын күңелдән иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик мөһим. Без иң кадерле кешеләребез - Әниләргә бурычлы. Әниләрнең җылы кулларын һәм назлы күз карашларын балачакта гына түгел, хәзер дә тоеп яшәүчеләр чиксез бәхетле. Аларның кайгыртуын һәм игътибарын гомер буе йөрәгебез белән сизеп яшибез. Авыр вакытларда ярдәм сорап нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәбез, аларга сыенабыз.

Бу бәйрәм көнендә без Әниләребезгә олы мәхәббәтләре, безне аңлаулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.

Хөрмәтле Әниләребез! Сез – безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Йөзләрегездән елмаю китмәсен! Чын күңелдән барлык аналарга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен куреп озак еллар яшәвегезне телим!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International