2019 елның 22 ноябрендә «Нечкәбил» XV Республика матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы узды. Быелгы юбилей конкурсы Әниләр көненә багышланган иде. Балтач районы Бөрбаш авылыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар гаиләсе "Иң тату гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Лилиянең тормыш иптәше Рөстәм "Иң яхшы әти" исеменә лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз!