Кадрия Идрисова катнашында "Ак калфак" район хатын-кызлары җыены

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 21 ноябрендә Норма авыл җирлегендә Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашында "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җыены узды. Җыенның  төп темасы - Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек.

Чара Норма урта мәктәбендә башланып китте. Биредә "Җиңү кайтавазы мәңгелек" диелгән мәктәп коллективы чыгышы курсәтелде, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган зур күргәзмә оештырылды. Татар хатын-кызларыныӊ «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бу очрашуда катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Җыен оешма вәкилләренең "Изге Әүлия" чишмәсенә сәяхәте белән дәвам итте. Алга таба Норма авылы мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап эшләнгән һәйкәл белән танышу һәм чәчәкләр кую оештырылды. Норма авылы мәдәният йортында "Онытырга мөмкин түгел, онытырга юк хакыбыз!" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә Рамил хәзрәт Бикбаев, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия, Балтач районы "Ак калфак" оешмасы иҗтимагый бүлекчә җитәкчесе Камалова Зөлфирә, Балтач районы "Ак калфак" оешмасы совет члены Миннебаева Гөлсем һәм Норма авыл җирлеге "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Шәрипова Асия чыгыш ясадылар. Концерт-кичәдә катнашкан ветераннар һәм балаларның  Бөек Ватан сугышына багышланган чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, тамашачыларның күзләренә яшьләр тулды.

"Ак калфак" оешмасы җыены Мәүлид ашы белән тәмамланды.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия район халкының бик уңган, ихлас һәм иманлы булуы белән сокланды. Балтач районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының эшенә югары бәя бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International