Кече Лызи урта мәктәбе укучылары экскурсиясе

2019 елның 22 ноябре, җомга

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унсигез ел тулу уңаеннан, һөнәри юнәлеш бирү эше максатыннан, Кече Лызи урта мәктәбе укучылары Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитетында булдылар. Җитәкче урынбасары балаларны җирлек Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлеге, үзара салым буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды, архив өй китапларын күрсәтте. Балалар анда үз хуҗалыкларын табып, туганнарының ничек һәм кем белән яшәгәнен белделәр. «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән җирлек территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барыла: балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә, юллар, балалар бакчасы, спорт залы, һ.б. ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International