2019 елның 19 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара уен формасында узды, балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Үткәрелгән викторина кызыклы гына түгел, файдалы да булды, чөнки ул юл йөрү кагыйдәләрен белүне тирәнәйтүгә, балаларның юл йөрү билгеләрен танып белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.