Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Районыбызның хөрмәтле эниләренә үзенчәлекле бүләк итеп, Үзәк китапханә “Әни – тәүге сүзебез” исеме астында шигырь уку акциясен тәкъдим итте. Әлеге чарага районыбыз оешмаларында хезмәт куючы китап сөючеләребез дә бик теләп кушылды. Биредә татар һәм рус шагыйрьләренең әниләргә багышлап язылган шигырьләре укылды.