ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

10 декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында «Кар десанты РСО» бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында активист студентлар отряды мәктәп укучылары һәм халык өчен мастер-класслар күрсәттеләр, концерт оештырдылар. Шулай ук авыл җирлекләрендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
 

11 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Ватан геройлары көне уңаеннан «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Урта Көшкәт мәктәбенең актлар залында «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән презентация күрсәтелде. Чара презентация күрсәтү белән башланып китте, китапханәче Татьяна Морозова һәм Леня Голиковның батырлыклары турында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан бергәләп бу яшь малайлар һәм кызларның геройлыклары һәм батырлыклары турында фикер алыштылар.

2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринат улы катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шулай ук «Главтатдортранс» ДКУ директоры Данилов Эдуард Юрий улы, «ТР ГИСУ» ГКУ беренче урынбасары Шакиров Рафар Мирзанур улы катнашты. Чарага Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырылган иде.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Геройлар Көнен бәйрәм итү кысаларында 2019 елның 11 декабрендә Советлар Союзы Герое балалары Казанның «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиядә» узган тантаналы чарада булдылар.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 12 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 13 декабрь 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, тизлеге 3-8 м/с. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -7..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда бозлавык.

 

2019 елның 10 декабрендә беренче Чечня сугышы башлануга 25 ел тулуга багышланган чара узды. Сугыш ветераннары «Ватан сугышчылары» һәм «Геройлар Аллеясы» паркларында веноклар салдылар.

Әлеге чарада Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Абдуллин Рифат һәм хәрби комиссариат вәкиле Шакиров Рафаэль катнашты.

Гайнетдинов Илһам Фидәил улы Чечня сугышчан хәрәкәтләр ветераннары - Гарифуллин Фәрит Фәим улына (Чечня Республикасында 1994-1996 елларда хезмәт иткән), Габдуллин Фаил Равил улына (2002-2004 елларда хезмәт иткән), Сабитов Марат Нурхамәт улына (ВСДА 1990-1996 елларда хезмәт иткән) Рәхмәт хатлары тапшырды.

12 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары белән Ватан Геройлары көне уңаеннан дәрес алдыннан «Хәтер кайтавазы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрделәр.

Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.

Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.

2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач район Советының бюджет формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисадый үсешне фаразлау буенча даими комиссиясе утырышы булып узды.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф., район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н., район финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р. М., район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И. С., район прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Г. М., районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәтхетдинов И. М., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева А. Ю. катнаштылар.

2019 елның 12 декабрендә Балтач ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган затларга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы булып узды.

Тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегенең кече залында 6 яшүсмер төп юридик документ алды һәм гражданлык өлгергәнлеге чорына керде. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы тапшырды. Бу тантанада ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, «Бердәм Россия» Балтач җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айрат Хәйруллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International