ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.     Репродукциягә  бәйле  рәвештә  уңдырышлылыктагы  аерма    «бер  үк  технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип  төгәлләштерде министр.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә.

10 декабрь көнне Салавыч мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Мин яшәргә килдем бу жиргә" дип исемләнгән уенлы кичә уткәрелде. Кичәдә катнашучылар төрле уеннар уйнап, жырлап, биеп күңелләрен кутәрде. Аларга истәлекле буләкләр таратылды.  

2019 елның 9 декабрендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту программасы буенча утырыш булып узды. Утырышта шулай ук «Балтачгаз» ЭПУ, РОЭС, РЭЧ, «МДСУ» ҖЧҖ, «Водстрой» ҖЧҖ, ТКХ МПП вәкилләре катнашты.

2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

Инвалидлар физик яктан чикләнгән, әмма аларның сәләтләре, талантлары, үз-үзләрен күрсәтергә омтылулары чиксез. Зур ихтыяр көчле бу кешеләр төрле өлкәләрдә: фән, сәнгать, спорт өлкәләрендә уңышларга ирешәләр.      

8 декабрь көнне Иске Турья авыл клубында инвалидлар декадасы уңаеннан абыйлы-энеле Антоновлар арасында шахмат турниры үткәрелде. Алар арасында көрәш киеренке, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 10 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ключ от сердца» дип исемләнгән танышу кичәсе оештырылды.

7 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге булып узды. Балтач гимназиясе, Чепья, Кече Лызи, Сосна һәм Балтач урта мәктәпләреннән 47 катнашучы килгән иде.

9 декабрь көнне Арча шәһәрендә инвалидлар декадасы уңаеннан Ачык республика күләм бочча ярышы үткәрелде. Балтач районы командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Шулай ук Арча, Зеленодольск, Чаллы, Казан командалары катнашты.

20 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында:

Александров Максим - 2 урын

Клейменов Кирилл - 3 урын

Галиева Рузия - 3 урын

21 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында:

Сөләйманов Фәнис - 2 урын


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International