Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия утырышы

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды. Утырышны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов алып барды. 

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзү турында.
2. Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек барышы турында
3. Балтач районында халык санын алуны үткәрү буенча алда торган бурычлар турында.
Беренче һәм өченче көн тәртибе буенча Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Хәйретдинов Айдар Фоат улы чыгыш ясады.

Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек барышы турында комиссия секретаре, Балтач ш. т. п. Дәүләт статистикасы бүлеге баш белгеч - эксперты Ганиева Раушания Равил кызы сөйләде.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде:

 1. 2020 елның 1 сентябренә кадәр район торак пунктларында урамнар, йорт һәм фатирларның аншлагларын урнаштырырга. Җаваплы башкаручылар - Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре башлыклары.

2. Хуҗалыклар адреслары буенча җитешсезлекләрне бетерү өчен җаваплы зат итеп  баш архитектор, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура бүлеге җитәкчесе урынбасары Борһанов Ш.Ф. билгеләргә. 

3. 2020 елның 1 мартына кадәр район буенча халык санын алуны үткәрү буенча оештыру планын эшләргә, комиссия утырышында карарга. Җаваплы башкаручы - комиссия секретаре, дәүләт статистикасы бүлегенең Балтач ш. т. б. баш белгеч - эксперты - Ганиева Р. Р.

4. 2019 елның 27 декабренә кадәр Татарстан Республикасы комиссиясенә район комиссиясенең әзерлек эшенең барышы турында мәгълүмат җибәрергә. Җаваплы башкаручы - комиссия секретаре, дәүләт статистикасы бүлегенең Балтач ш. т. б. баш белгеч - эксперты-Ганиева Р. Р.

5. «Хезмәт» газетасы, «Кайтаваз» радиосы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның максатларын, бурычларын һәм әһәмиятен яктыртуга юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барырга тиеш.

6. Комиссия әгъзаларына, җирлек башлыкларына 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек чараларын үткәрүдә дәүләт статистикасының территориаль бүлегенә ярдәм итәргә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International