ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән чыкты. Моңа Республика халкының мөрәҗәгатьләре, шулай ук депутатларның халык белән даими очрашулары вакытында күтәрелгән мәсьәләләр сәбәп булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады, халыкның конкрет тәкъдимнәрен тупларга һәм «Безнең ишегалды» максатчан программасын әзерләргә кушты.
Биш ел эчендә (2020-2024 еллар) Татарстанда республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау тәкъдим ителә, ә бу тугыз меңнән артык ишегалды.
2019 елның 9 декабрендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту программасы буенча утырыш булып узды. Утырышта шулай ук «Балтачгаз» ЭПУ, РОЭС, РЭЧ, «МДСУ» ҖЧҖ, «Водстрой» ҖЧҖ, ТКХ МПП вәкилләре катнашты.
Балтач районында барлыгы 24 ишегалдын тәшкил иткән 45 күпфатирлы йорт бар.
«Безнең ишегалды» программасы буенча 7 эш төре планлаштырылган:
- юлларны ремонтлау;
- тротуарларны ремонтлау;
- тышкы яктырту;
- эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру;
- каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру;
- ком-вак таш катнашмасыннан капламалы балалар җиһазлары урнаштыру;
- өлешчә яшелләндерү.