Бөек Ватан сугышы бездән ерагая бара. Бу куркыныч вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар азая. Әмма үткәнне онытырга ярамый. Чөнки без тыныч һәм бәхетле яшәсен өчен фашистларга каршы көрәштә миллионлаган гомер бирелгән. Өлкәннәр янәшәсенә фашизм белән көрәшкә яшь пионерлар да басты. Алар разведчиклар, агитаторлар, подрывниклар булып, дошман янында корал табып, партизаннарга тапшыралар. Сугыш елларында пионерлар башкарган эшләр турында сөйләп бетереп булмый. Яшь патриотлар үз тормышларын Ватан хакына, якты киләчәк хакына корбан иттеләр.
11 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Ватан геройлары көне уңаеннан «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Урта Көшкәт мәктәбенең актлар залында «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән презентация күрсәтелде. Чара презентация күрсәтү белән башланып китте, китапханәче Татьяна Морозова һәм Леня Голиковның батырлыклары турында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан бергәләп бу яшь малайлар һәм кызларның геройлыклары һәм батырлыклары турында фикер алыштылар.