ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре вакытында  террорчылык актларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү hәм саклык чараларын арттыру максатыннан 2019 елның 11 декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Ел саен декабрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Инвалидлар ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 12 нче декабрьдә спорт сөюче тернәкләнүчеләр арасында саф hавада « Күңелле старт» дип исемләнгән спорт уены оештырылды. Шунысы кызык, нинди генә мөмкинлекләре чикле булуга карамастан командада катнашучылар беренчелекне яулап, җиңүгә омтылдылар. Командалар өчен сынау  - төрле конкурслар аша барды.  Ярышучыларның беренчелекне бер дә бирәсе килмәде. “Күңелле старт” уены бер сулышта актив спортчылар катнашында узып та китте. Ярыш аларга яшәргә көч, сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

 

Агымдагы елның 12 нче декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Нык дуслык” дип исемләнгән коллаж эшләнде.

Эш башында алар үзләренең иң беренче бүлекчәгә килгән көннәрен, ничек бер-берсе белән танышканнарын, шушы бина эчендә күңелле итеп уздырган көннәрен искә төшерделәр. Чынлыкта бит,  алар Татарстанның төрле почмакларыннан, төрле шәһәр, авылларыннан җыелган һәм хәтта төрле милләт вәкилләреннән җыелган төркем. Шундый булуга карамастан, дус-тату булып тупланган әлеге команда ак кәгазь битендә үз урынын тапты. Бу коллаж - җыелган төркемнең үзенә генә хас истәлеге булып калды.

Чара ахырында  барысы да истә калырлык  гомуми фотосүрәт төшү оештырылды.

 

13 декабрь көнне Балтач  Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары өчен "Батыр булып тумыйлар" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 14 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

2019 нчы елның 12 нче декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары әтиләре өчен «Киноны танып бел» дип аталган интеллектуаль күңел ачу уенын үткәрде.

 Уен 4 раундта узды:

1 раунд: «Сорауларга җаваплар»

2 раунд: «Смайлики»

3 раунд: «ϴзеклǝр буенча киноны танып бел»

4 раунд: "Видео табышмак»

2019 нчы елның 11 нче декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Кече Лызи авыл клубында республика студентлар отряды катнашында «Логика кайда?» дигән интеллектуаль - күңел ачу уены үткәрде. Уенда 15 кеше актив катнашты, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 12 декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен Дартс буенча ярыш уздырды. Дартс яшь буында һәм гомумән җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче иң нәтиҗәле сәламәтләндерү технологияләренең берсе булып тора.
 

6 декабрь көнне Алан авылы клубында 1-4 сыйныф укучылары өчен "Шифалы 100 киңәш" исемле әңгәмә уздырылды. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне ничек ныгытырга, чыныгу ысуллары турында сөйләнелде.  Шулай ук шушы теманы яктырткан күргәзмә дә оештырылды.

9 декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Йөрәктән - йөрәккә” дип исемләнгән чарага җыелдылар. Түгәрәк өстәл артында кайнар чәй эчү, җылы сөйләшүләр инвалидларның күңелләренә җылылык, яшәү дәрте өстәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International