13 декабрьдә Сырья авыл клубының "Сырья зоутъёс" үзешчән фольклор ансамбле Олы Карлыган авыл клубында узган "Виль нянь сиён" Төбәкара удмурт милли фестивалендә катнашты. Тамашачыларга "Яшелчә бакчасы тарихы" ("Огородные истории"), "Чепья базары" ("Ципьинский базар") күренешләре һәм "Льӧмпу сяськаяськон" заманча эстрада җыры тәкъдим ителде. Коллектив фестиваль лауреаты дипломы белән бүләкләнде.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык һәм юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 13 декабрендә Марий Эль Республикасының Карлыган авылында "Выль нянь сиён" II төбәкара удмурт милли фестивале узды. Иске Көшкәт авыл клубының "Чибори" коллективы әлеге фестивальдә катнашты һәм лауреат булды. Коллектив солисткасы Щербакова Юлия һәм гармонист Павлов Алексейның чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
12 декабрь көнне Шубан авыл клубында укучылар өчен РФ конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.
Максат: укучыларны әлеге бәйрәм көне һәм конституция белән таныштыру, аларның ялларын күңелле оештыру. Чарада 20 укучы катнашты. Кичәдә дәүләт җитәкчеләрен, аның төзелешен белүгә сораулар, күңелле уеннар, табышмаклар һәм рәсем ясау булды.
Чапшар авыл клубында, 12 декабрь - Россия Федерациясенең Конституция көне уңаеннан балалар белән "Мин үз хокукларымны белергә тиеш" исемле әңгәмә үтте. Әлеге темага багышлап төзелгән кроссвордлар алар өчен бик кызыклы булды. Балалар шундый әңгәмәләрне ешрак уздырырга тәкъдим иттеләр.
14 декабрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мудорвай» («Росточек») IV Республика удмурт конкурсының гала-концерты узды. Татарстан башкаласына Балтач, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Баулы районнарыннан зональ турда җиңүчеләр килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.
Декабрь аеның уртасы булса да, “ Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында барыбыз да көтеп алган, яраткан Яңа ел бәйрәме узды.
2019 елның 13 декабрендә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.
Утырыш эшендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Йосыпов Рифнур Гайнан улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Җәләев Рафил Хәлип улы катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.