Иске Көшкәт авыл клубының "Чибори" коллективы "Выль нянь сиён" фестивалендә катнашты

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 13 декабрендә Марий Эль Республикасының Карлыган авылында "Выль нянь сиён" II төбәкара удмурт милли фестивале узды. Иске Көшкәт авыл клубының "Чибори" коллективы әлеге фестивальдә катнашты һәм лауреат булды. Коллектив солисткасы Щербакова Юлия һәм гармонист Павлов Алексейның чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International