2019 елның 13 декабрендә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.
Утырыш эшендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Йосыпов Рифнур Гайнан улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Җәләев Рафил Хәлип улы катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Шулай ук чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф., район прокуроры Низамиев А.Ш., район Советының аппарат җитәкчесе Сабиров И.С., район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., район Финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р.М., район Контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Р.В., район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәтхетдинов И.М., район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Р.Х., район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Э.Ф., балигъ булмаганнар балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Гыйлаҗева М.Р. чакырылган иде.
Район Советының 35-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:
1. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына бюджеты турында. 2. Балтач муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына субсидияләр, субвенцияләр һәм бюджетара трансфертлар бирү тәртипләре буенча норматив хокукый актлар кабул итү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында.
4. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына муниципаль милекне, шул исәптән җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртипләрен раслау турында.
5. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
6. Балтач муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
7. Балтач муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында.
8. Балтач муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы көрәш буенча үткәрелә торган чаралар турында.
9. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеге турында.
10. Төрлесеннән.
Беренче һәм икенче сораулар буенча сүз Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. Өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы сораулар буенча Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдинов чыгыш ясады. Җиденче сорау буенча сүз Илшат Солтан улы Галимуллинга бирелде. Балтач муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы көрәш буенча үткәрелә торган чаралар турында Энҗе Фәрит кызы Гарипова мәгълүмат бирде. Тугызынчы сорау буенча сүз Миләүшә Равил кызы Гыйлаҗевага бирелде. Унынчы сорау буенча Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.
Балтач район Советының чираттагы утыз бишенче утырышын 2019 нчы елның 17 декабрендә 9.00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла.
Утырышка Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырылачак.