14 декабрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мудорвай» («Росточек») IV Республика удмурт конкурсының гала-концерты узды. Татарстан башкаласына Балтач, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Баулы районнарыннан зональ турда җиңүчеләр килде.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Казан шәһәренең күпмилләтле мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов булды.
Зональ турда җиңүче исеменә лаек булган Балтач районыннан катнашучылар Халыклар дуслыгы йортында узган гала-концертта уңышлы чыгыш ясадылар. Балтач урта мәктәбенең 1В сыйныфы коллективы гала-концертны ачып җибәрү хокукына ия булды.