13 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары өчен "Батыр булып тумыйлар" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар герой-пионерларга багышлап узган чарада аларның тормыш юлы, кылган батырлыклары хакында мәгълүмат тыңладылар, фильм карадылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.