2019 елның 12 декабрендә Балтач ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган затларга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы булып узды.
Тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегенең кече залында 6 яшүсмер төп юридик документ алды һәм гражданлык өлгергәнлеге чорына керде. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы тапшырды. Бу тантанада ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, «Бердәм Россия» Балтач җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айрат Хәйруллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантана сәбәпчеләренә изге теләкләрен җиткерде, илебезнең намуслы гражданнары булуларын теләде. Шулай ук тантана кунаклары һәрбер егет һәм кыз өчен бу вакыйга мөһим булуын билгеләп үттеләр, чөнки алар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Бу көн турында истәлеккә фотолар ясалды.