2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач район Советының бюджет формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисадый үсешне фаразлау буенча даими комиссиясе утырышы булып узды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф., район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н., район финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р. М., район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И. С., район прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Г. М., районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәтхетдинов И. М., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева А. Ю. катнаштылар.
Утырышны комиссия рәисе урынбасары Йосыпов Рифнур Гайнан улы алып барды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына бюджеты турында.
2. Субвенцияләр, субсидияләр һәм бюджетара трансфертлар бирү буенча норматив хокукый актларны кабул итү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы турында.
4. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
5. Муниципаль милекне арендага бирү һәм муниципаль мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару тәртипләре турында.
6. Балтач муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
7. Балтач муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында.
8. Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү һәм алга таба үстерү турында.
Көн тәртибенең беренче һәм икенче соравы буенча Рәфис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
Өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы сорау буенча сүз Ильвир Мөбарәк улы Фәтхетдиновка бирелде.
Көн тәртибенең җиденче соравы буенча Илшат Солтан улы Галимуллин чыгыш ясады.
Сигезенче сорау буенча сүз Алия Юныс кызы Шагаевага бирелде.