2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринат улы катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук «Главтатдортранс» ДКУ директоры Данилов Эдуард Юрий улы, «ТР ГИСУ» ГКУ беренче урынбасары Шакиров Рафар Мирзанур улы катнашты. Чарага Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Киңәшмәнең төп соравы - «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча республика программасына әзерлек.
ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән 2019 елның апрелендә үк чыкты. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре, шулай ук депутатларның халык белән даими очрашулары вакытында күтәрелгән мәсьәләләр сәбәп булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм халыкның конкрет тәкъдимнәрен тупларга һәм «Безнең ишегалды» максатчан программасын әзерләргә кушты.
Биш ел эчендә (2020-2024 еллар) Татарстанда барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау тәкъдим ителә.