2019 елның 10 декабрендә беренче Чечня сугышы башлануга 25 ел тулуга багышланган чара узды. Сугыш ветераннары «Ватан сугышчылары» һәм «Геройлар Аллеясы» паркларында веноклар салдылар.
Әлеге чарада Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Абдуллин Рифат һәм хәрби комиссариат вәкиле Шакиров Рафаэль катнашты.
Гайнетдинов Илһам Фидәил улы Чечня сугышчан хәрәкәтләр ветераннары - Гарифуллин Фәрит Фәим улына (Чечня Республикасында 1994-1996 елларда хезмәт иткән), Габдуллин Фаил Равил улына (2002-2004 елларда хезмәт иткән), Сабитов Марат Нурхамәт улына (ВСДА 1990-1996 елларда хезмәт иткән) Рәхмәт хатлары тапшырды.